Халыкара өлкәннәр көне – өлкән буын кешеләренә зирәклекләре, озак еллар намуслы хезмәтләре һәм республикабызны һәм илебезне торгызуга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен тагын бер кат рәхмәт әйтү өчен менә дигән форсат.
Бүген Татарстан Республикасында 962 меңнән артык өлкән кеше яши. Безнең барлык тырышлыгыбыз өлкән буын вәкилләренең сәламәтлеген саклауга, аларның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
2019 елдан башлап Россиядә «Демография» милли проекты тормышка ашырыла. Аның өлеше булган «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанның барлык муниципаль районнарында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы уңышлы гамәлгә кертелгән. «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе», «Сиделка» кебек стационарларны алыштыручы технологияләр өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Республикада ел саен халыкка социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү системасы камилләштерелә. Шул ук вакытта өлкәннәрнең бер генә категориясе дә игътибардан читтә калмый. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү формасы өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәткәр ярдәмен өй шартларында алырга мөмкинлек бирә. Үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган 1 800 дән артык татарстанлы интернат-йортларда яши, алар республикада 26. Ерак авылларда яшәүче өлкәннәргә кирәкле ярдәм «Мобиль бригада» технологиясе кысаларында күрсәтелә.
Моннан тыш, Татарстанда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру узу һәм скрининглар үткәрү өчен медицина оешмаларына илтүне оештыру буенча эш дәвам итә. Быел «Өлкән буын» проекты чаралары белән 60,3 меңнән артык өлкән яшьтәге авыл халкын колачлау планлаштырыла.
«Демография» милли проекты белән шулай ук 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарга, шулай ук пенсия алды яшендәге затларга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү каралган. 2020 елда өстәмә һөнәри белем алу хокукыннан 3,5 меңнән артык кеше файдаланган.
Республикада өлкән буын кешеләренең ялын оештыруга, аларның җәмгыятьнең мәдәни, иҗтимагый һәм спорт тормышында катнашуына аерым игътибар бирелә, компьютер грамоталылыгына өйрәтү программалары тормышка ашырыла, пенсионерлар электрон хезмәтләрдән актив файдалана. Бу чараларның барысы да өлкән буын вәкилләрен актив эшчәнлеккә һәм аралашуга этәрүгә юнәлтелгән.
Кадерле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз! Сез безнең өчен чыдамлык, хезмәт сөючәнлек үрнәге, заман һәм буыннарның тере бәйләнеше. Без сезнең зирәклеккә сокланабыз һәм өлкәннәрнең киңәшләренә һәрчак колак салабыз. Бу матур көндә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның ярдәмен тоеп яшәргә телим. Озын гомер һәм иминлек сезгә!