«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр әби-бабайларына хат яздылар

2021 елның 1 октябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова балалар белән дәрес үткәрде. Аның барышында алар әби-бабайларына хатлар яздылар. Приютта тәрбияләнүчеләр өлкән буын вәкилләренә рәхмәт белдерделәр, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Шулай ук балалар үз куллары белән өлкәннәр өчен оригиналь кул эшләре – открыткалар ясадылар.

Балалар аеруча игътибарга мохтаҗ кешеләр турында да онытмадылар. Тәрбияче Наилә Дәүләтшина җитәкчелегендә алар Алексеевск районының Олы Полянка авылындагы интернат-йортында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә җылы сүзләр белән видеоюллама җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International