«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һәм Яр Чаллы шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өйдә әби-бабайларны котладылар.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ветераннар өчен иң кыйммәтле бүләкләр гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы балалар ясаган открыткалар булды. Һәр открытка – өлкәннәргә үсеп килүче буыннан рәхмәт символы.
Ветераннарны котлауда шулай ук Яр Чаллы медицина көллияте студентлары арасыннан волонтерлар яшьләр берләшмәсе әгъзалары да катнашты.