2021 елның 1 октябренә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 6 581 гариза бирелгән. Укуга 2 377 татарстанлы кереште.
30 нчы сентябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен шәһәр спорт мәктәбе белгечләре ярышлар үткәрделәр. Чарада 22 бала катнашты.
1 нче октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Казан шәһәренең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гадәти булмаган дәрес үткәрделәр. Анда социаль хезмәт алучылар гына түгел, алар белән килгән әбиләр дә катнашты.
Шушы көннәрдә Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган һәм ведомство учетында торучы гаиләләргә ведомствоара рейд оештырдылар. Чара барышында 17 гаиләдә торак-көнкүреш шартлары тикшерелде.
24 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.
1 октябрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дефектолог Ольга Анкудинова һәм педагог-психолог Анна Ахунова учреждениедә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен мастер-класс үткәрделәр. Белгечләр чарада катнашучыларны кинезиология белән таныштырдылар һәм балалар үсеше өчен кинезиологик күнегүләрнең файдасы турында сөйләделәр.
Күрсәтелгән проектлар буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр электрон почта аша, проект карточкаларында күрсәтелгән адреслар буенча кабул ителә.
30 сентябрьдә Нурлат шәһәрендә «Безнең як осталары» конкурс-фестиваленә һәм «Алтын көз» социаль программалар республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне министры урынбасары Юлия Абдреева котлады һәм бүләкләде.
1 октябрьдә өлкән яшьтәге әти-әниләргә, әби-бабайларга аерым игътибар күрсәтелә. Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагыларның күбесе өчен социаль хезмәткәрләр – иң якын кешеләр. Нәкъ менә алар бүген өлкәннәр янында булдылар. Социаль хезмәткәрләр пенсионерларга сәламәтлек һәм шатлык теләделәр.
«Сандугач» хәйрия фонды һәм «Нур» ассоциациясе белән берлектә Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлегендә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында хәйрия акциясе оештырылды.