Азнакай интернат-йортында көзге фотозона ясаганнар

2021 елның 1 октябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көзге кәеф» дип исемләнгән бәйрәм фотосессиясе узды.

Учреждение белгечләре көзге атрибутлар белән матур фотозона әзерләделәр. Фотога төшеп, өлкәннәр бик күп ләззәт алдылар. Фотолар социаль хезмәт алучыларны әле бик озак сөендерәчәк, кәефләрен күтәрәчәк.

Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, әлеге чара өлкәннәргә бик нык ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International