Саба районында өлкән яшьтәге гаилә парларын хөрмәтләделәр

2021 елның 1 октябре, җомга

30 сентябрь көнне «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Юбилярлар-2021» район чарасында актив катнаштылар. Аның максаты гаиләнең абруен һәм җәмгыятьтәге ролен ныгыту иде.

Чарага Саба муниципаль районы башлыгы, район башлыгы урынбасары, Ветераннар советы рәисе, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары чакырылган иде. Тантананың төп кунаклары 48 пар – гаилә тормышы юбилярлары, 67 ел бергә гомер иткән иң өлкән пар, шулай ук иң яшь пар булдылар.

Чарада катнашучылар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Юбилярларга котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык чакырылган кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International