Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Саимә Мәкъсүм кызы Гарипова янына бардылар. Учреждение хезмәткәрләре исеменнән шәфкать туташы Галина Гыйматдинова һәм хезмәт буенча инструктор Фәридә Сәфиуллина өлкән кешегә күпьеллык намуслы хезмәте, фидакарьлеге өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук аңа Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бүләк җыелмасы тапшырдылар.
Шулай ук тернәкләндерү үзәгенең шәфкать туташы Саимә әбигә профилактик медицина ярдәме күрсәтте: аның хәле турында белеште, кан басымын, температураны үлчәде, сәламәтлекне саклау һәм көзге чорда витаминлы комплексларны куллану буенча киңәшләр бирде.
Саимә Мәкъсүм кызы игътибарга һәм бүләкләргә бик шат иде.