«Безнең як осталары» конкурс-фестивалендә җиңүчеләрнең берсе Спас интернат-йортында яши

2021 елның 1 октябре, җомга

Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучысы Ирина Меховникова Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. «Безнең як осталары» республика конкурс-фестивалендә ул «Нәфис сүз» номинациясендә беренче урынны яулады.

Конкурс картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда социаль хезмәт алучылар арасында үткәрелде. Читтән торып үткәрелгән этап жюрие хөкеменә Ирина Георгиевна үзе иҗат иткән шигырен юллады. Сигез конкурсант арасыннан аның иҗади эше иң яхшысы булды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү Нурлатта узды. Спас интернат-йорты карамагындагы җиңүчегә диплом һәм бүләкне министр урынбасары Юлия Абдреева тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International