Министрлыкта 7 бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү буенча вәзгыятьне карадылар

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

24 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.

Координация советы эшендә тикшерү комитеты, прокуратура, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминият фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук һөнәр берлекләре һәм эш бирүчеләр вәкилләре катнашты.

Утырышта Яшел Үзән, Баулы, Менделеевск, Нурлат һәм Әлмәт муниципаль районнары территориясендә урнашкан җиде бурычлы оешманың хезмәт хакын, иминият взносларын һәм салым түләүләрен каплау сораулары каралды.

Алга таба чаралар күрү өчен утырышка әлеге предприятие җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре чакырылган иде.

Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләрнең контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International