Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрне игътибар һәм яхшы сүз белән сөендерәләр

2021 елның 1 октябре, җомга

1 октябрьдә өлкән яшьтәге әти-әниләргә, әби-бабайларга аерым игътибар күрсәтелә. Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагыларның күбесе өчен социаль хезмәткәрләр – иң якын кешеләр. Нәкъ менә алар бүген өлкәннәр янында булдылар. Социаль хезмәткәрләр пенсионерларга сәламәтлек һәм шатлык теләделәр.

Декадада республиканың барлык районнарында социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар янына баралар, аларга чәчәкләр бүләк итәләр һәм зур булмаган бүләкләр белән сөендерәләр. Мәсәлән, Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре пироглар пешереп, пенсионерларны сыйладылар.

Лениногорск районында шулай ук Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларга старт бирелде. Волонтерлар белән берлектә «Исток-Башлангыч» үзәге социаль хезмәткәрләре гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук өлкәннәрне традицион көзге «Игелек кәрҗине» хәйрия марафоны да сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International