1 нче октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Казан шәһәренең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гадәти булмаган дәрес үткәрделәр. Анда социаль хезмәт алучылар гына түгел, алар белән килгән әбиләр дә катнашты.
Балигъ булмаганнар өчен өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән интерактив программа үткәрелде. Шулай ук бәйрәм открыткалары ясау буенча иҗат остаханәсе дә эшләде. Оныклары кул эшләре ясаган арада, әбиләр психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән арт-терапия дәресендә катнаштылар. Чараның өлкән катнашучылары билгеләп үткәнчә, дәрес аларга иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бүләк итте, аралашу шатлыгы бүләк итте һәм кәефне яхшыртты.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә узды. Өлкән балалар белән тәрбиячеләр өлкән буынга карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр, әлеге датаның килеп чыгуы һәм аның традицияләре турында сөйләделәр. Кече яшьтәге балалар ата-аналары һәм тәрбиячеләр белән бергә халык әкиятләрен искә төшерделәр һәм матур аппликация рәвешендә әби-бабаларының портретларын ясадылар.