«Сандугач» хәйрия фонды һәм «Нур» ассоциациясе белән берлектә Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлегендә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында хәйрия акциясе оештырылды.
Визажистлар һәм чәчтарашлар профессиональ командасы фотосессия оештырды. Өлкән яшьтәге һәр модель өчен кабатланмас образлар уйлап чыгардылар. Чара катнашучыларга үзләрен үзенчәлекле һәм яшь итеп тоярга ярдәм итте.
Иҗади кунаклар командасы «Восхождение» үзәге карамагындагыларга сәламәтлек теләде. Алар киләчәктә дә мондый хәйрия акцияләре уздырачагын билгеләп үттеләр.