ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көнендә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова җитәкчелегендә тыл хезмәтчәне Александра Федоровна Машинага бардылар. Балалар өлкән кешегә нык сәламәтлек теләделәр, бүләк һәм үз куллары белән ясалган открытка тапшырдылар.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Чистай районы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар һәм хезмәткәрләр концерт программасы һәм тематик көзге фотозона әзерләделәр. Учреждение директоры Елена Четырчинская социаль хезмәт алучыларга сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде, аларга озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

Балаларда террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору нигезләрен формалаштыру максатыннан 1 октябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Елена Зверева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кайгы булмасын өчен» дигән танып-белү дәресе үткәрде.

I Халыкара балалар инклюзив иҗат уеннарына Россия Федерациясенең 59 субъектыннан һәм 5 илдән 1 149 катнашучыдан 610 гариза килгән. Иҗади ярышлар берничә номинация буенча узды.

5 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән  Югары Ослан муниципаль районына бару оештырылды.


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан республикада өлкән буын өчен чаралар дәвам итә. Алар интернат-йортларда да уза.

ТР ДОСААФ РИДБ Нурлат җирле оешмасы 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 143,327 мең сумлык бурычын түләде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

3 октябрьдә Балтач районында «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы ике әби 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында 1 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Ярдәм кулы» дигән акция уздырдылар. Әлеге чара балаларда өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту, мәрхәмәтлек, ярдәмгә килергә теләк тәрбияләүгә юнәлтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International