30 нчы сентябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен шәһәр спорт мәктәбе белгечләре ярышлар үткәрделәр. Чарада 22 бала катнашты.
Кунаклар балаларга хоккей тарихы турында сөйләделәр, әлеге спорт төренең нинди булуын атадылар. Спорт мәктәбе тренерлары балаларга уен кагыйдәләрен аңлаттылар һәм туп белән кәшәкәдән ничек файдаланырга кирәклеген күрсәттеләр. Аннары, ике командага бүленеп, социаль хезмәт алучылар җитезлектә һәм кыюлыкта көч сынашты. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм лаеклы бүләкләр – татлы призлар алдылар.