Югары Ослан районында ведомствоара рейд оештырдылар

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган һәм ведомство учетында торучы гаиләләргә ведомствоара рейд оештырдылар. Комиссия составына район социаль яклау бүлеге начальнигы И. П. Алеева, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор А. Р. Колезнева, башкарма комитетның опека һәм попечительлек органының баш белгече С. Н. Сураева, башкарма комитетның әйдәп баручы белгече А. Р. Аблеев, мәгариф бүлеге методисты Г. Ф. Сәмигуллина, мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Н. П. Каина, «Өмет утравы» үзәге директоры Н. В. Сигаева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Э. Р. Сафиуллина керде.

Чара барышында 17 гаиләдә торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Ата-аналарга санитар-гигиена нормаларын һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча киңәшләр бирелде, шулай ук мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International