1 октябрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дефектолог Ольга Анкудинова һәм педагог-психолог Анна Ахунова учреждениедә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен мастер-класс үткәрделәр. Белгечләр чарада катнашучыларны кинезиология белән таныштырдылар һәм балалар үсеше өчен кинезиологик күнегүләрнең файдасы турында сөйләделәр.
Тернәкләнүчеләрнең ата-аналары берничә күнегү үтәделәр һәм алга таба өй шартларында күнегүләрне куллану өчен аларны мөстәкыйль рәвештә үткәрергә өйрәнделәр. Алар үзәк белгечләренең һөнәри эшен, ата-аналарга белем бирүнең файдалылыгын һәм мөһимлеген рәхмәт сүзләре белән билгеләп үттеләр.