Ведомство конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар үз бүләкләрен алдылар

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

30 сентябрьдә Нурлат шәһәрендә «Безнең як осталары» конкурс-фестиваленә һәм «Алтын көз» социаль программалар республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне министры урынбасары Юлия Абдреева котлады һәм бүләкләде.

«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Елена Ореховская 3 нче урынны яулады. Ул осибана техникасында башкарылган эшләрен тәкъдим итте.

«Карандашлы тартма» психологик-педагогик тернәкләндерү эше программасы «Илһамның яше юк» номинациясендә бронза алды. Әлеге эшнең авторы – учреждение психологы Наталья Самаркина.

Чараны «Нәфис сүз» номинациясе призерлары һәм җирле артистлар әзерләгән концерт программасы бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International