Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар Валентина Ивановна Калачева һәм Мария Николаевна Убейкина һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән котлаулар кабул иттеләр.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре «Кайгырту» дигән акция уздырганнар.
Бердәм кабул итү көне кысаларында 5 нче октябрь көнне Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү үткәрелде.
1-2 октябрь көннәрендә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Евгения Бочкарева һәм Гөлназ Илдарханова «Психологик эшчәнлекнең актуаль проблемалары һәм аларны чишү юллары» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
Өлкәннәр декадасы кысаларында 5 октябрь көнне Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә түгәрәк өстәл узды. Чарада социаль яклау бүлеге начальнигы, пенсия фонды вәкиле, Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе катнашты. Шулай ук очрашуга өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы гражданнар да чакырылган иде.
«ИнваПрофи» конкурсына йомгак ясау барлык катнашучыларны чакырып, видеоконференция форматында планлаштырыла. Йомгаклар ясау датасы, вакыты турында мәгълүмат һәр катнашучыга өстәмә рәвештә җибәреләчәк.
Иртәгә, 6 октябрьдә, видео-конференц-элемтә режимында Россия Федерациясе субъектларында инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны, комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасының төбәк ярдәмче программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булачак.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
Ял көне клубы кысаларында 2 нче октябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Хайваннар дөньясында» дигән чара уздырганнар. Әлеге чарага 18 балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләре килде.
Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Файдалы һәм зарарлы гадәтләр» дигән чара узды. Дәрестә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.