Бердәм кабул итү көне кысаларында 5 нче октябрь көнне Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү үткәрелде.
Кабул итүне «Өмет» үзәге директоры Г. Н. Нигъмәтҗанова, үзәкнең юрисконсульты А. А. Акрымова, социаль яклау бүлеге консультанты А. Г. Сафина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы З. Р. Гарәфетдинова, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Ф. Н. Кәлимуллина, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Э. Р. Камалиева алып бардылар.
Кабул итү көне барышында бер бурычлы затка хокукый консультация күрсәтелде һәм алимент йөкләмәләре буенча аңлатмалар бирелде.