«Балкыш» үзәгендә түгәрәк өстәл узды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында 5 октябрь көнне Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә түгәрәк өстәл узды. Чарада социаль яклау бүлеге начальнигы, пенсия фонды вәкиле, Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе катнашты. Шулай ук очрашуга өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы гражданнар да чакырылган иде.

Мондый очрашулар өлкәннәрнең проблемаларын һәм ихтыяҗларын яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Түгәрәк өстәл артында пенсия законнарындагы үзгәрешләр, тернәкләндерүнең техник чараларын алу тәртибе, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы эше, Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарын укыту турында фикер алыштылар. Шулай ук өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International