Ял көне клубы кысаларында 2 нче октябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Хайваннар дөньясында» дигән чара уздырганнар. Әлеге чарага 18 балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләре килде.
Бөтендөнья хайваннарны яклау көне – балаларга кечкенә дусларыбызның гаҗәеп дөньясы турында сөйләү, табигатькә һәм хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү, аларны кайгыртырга һәм сакларга өйрәтү өчен менә дигән форсат. Шулай итеп, чара барышында балигъ булмаган балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, төрле хайваннар турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Үзәк белгечләре оригами ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Кәгазь бөкләү сәнгатенә өлкәннәр дә кушылды, балаларга гади һәм катлаулы хайваннар ясарга ярдәм итте.
Чара хәрәкәтчән уеннар уздыру белән дәвам итте. Зур курчаклар белән бергә балалар зарядка ясадылар һәм биеделәр, табышмаклар чиштеләр, төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, Кызыл китап турында белделәр, хайваннар турында мультфильмнар карадылар.
Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә 4 октябрьдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья хайваннарны яклау көне турында белделәр. Белемнәрне тирәнәйтү һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатыннан балаларга төрле биремнәр тәкъдим ителде. Чара балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук табигатькә җаваплы караш формалаштыруга, коллективизм һәм ярдәмчеллек хисе тәрбияләүгә ярдәм итте.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә 4 октябрьдә сукбай хайваннар өчен приютлар турында презентация күрсәттеләр, битараф булмаган кешеләрнең аларны ничек караулары, этләр һәм песиләр яңа хуҗалар табулары турында сөйләделәр. Аннан соң балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кыргый һәм йорт хайваннары турында табышмаклар чиштеләр, ә соңыннан барысы бергә «Хайваннарны саклагыз» дигән плакат ясадылар.