«Кайгырту» акциясенә Югары Ослан районы халкы да кушылды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре «Кайгырту» дигән акция уздырганнар. Акциянең максаты – йортларны җыештыруда һәм йорт яны участокларын кышкы чорга әзерләүдә адреслы ярдәм күрсәтү.

Акциядә катнашучылар зур эш башкардылар: өлкән яшьтәге гражданнар йортларында комплекслы генераль җыештыру үткәрделәр. Шәхси секторда яшәүчеләргә йорт яны участокларын җыештыруда ярдәм иттеләр, аларны коры үләннән һәм чүп-чардан чистарттылар.

Өлкәннәр бик шатланып ярдәмне кабул иттеләр һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International