Минзәлә районы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре бөтенроссия конференциясендә катнашты

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

1-2 октябрь көннәрендә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Евгения Бочкарева һәм Гөлназ Илдарханова «Психологик эшчәнлекнең актуаль проблемалары һәм аларны чишү юллары» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

Уку барышында белгечләр үзләренең һөнәри эшчәнлекләрендә куллана ала торган кирәкле белемнәр алдылар. Алар «Практик эшчәнлектә психологның функциональ торышын саклау» темасына мастер-классны аеруча югары бәяләделәр.

Конференция ахырында барлык катнашучыларга сораштыру кәгазе узарга тәкъдим ителде, аның нәтиҗәләре буенча катнашучы сертификатлары бирелде. Евгения Бочкарева һәм Гөлназ Илдарханова да тиешле үрнәктәге документлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International