Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар Валентина Ивановна Калачева һәм Мария Николаевна Убейкина һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән котлаулар кабул иттеләр.
1968 елда В. И. Калачева Курган дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетын тәмамлый. Шул вакыттан бирле бу һөнәр аның өчен тормыш мәгънәсенә әверелә. Ул Курган өлкәсенең Карасу авылында кечкенә генә авыл мәктәбендә укыта башлый. 1972 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. 42 ел буе Валентина Ивановна балаларга биология укыткан. Лаеклы ялга ул Яр Чаллы шәһәренең 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән чыккан. Хезмәттәшләре әле дә аны компетентлы белгеч һәм талантлы педагог дип үрнәк итеп куялар.
Шулай ук Мария Николаевна Убейкина да зур рәхмәткә лаек. Ул Смоленск педагогия институтын тәмамлый, бүлү буенча Татарстан Республикасының Аксубай бистәсенә җибәрелә, анда җирле мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. Мәктәптә ул 33 ел эшләгән. Педагогик эшчәнлектә фидакарь хезмәте өчен Мария Николаевнага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелгән.