«ИнваПрофи» конкурсының федераль этабына йомгак ясалды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен дәүләт оешмалары хезмәткәрләре арасында «ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының читтән торып федераль этабы тәмамланды. Шул уңайдан Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы берничә субъектка, шул исәптән Татарстан Республикасына, региональ этапны уздырганы һәм белем бирү-тернәкләндерү учреждениеләренең талантлы һәм инициативалы педагогик хезмәткәрләре конкурсның федераль этабында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары нигезендә, читтән торып уздырыла торган этап нәтиҗәләре турында Үзәк конкурс комиссиясенең җыелма беркетмәләре Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган (http://umo-rosmintrud.ru/инвапрофи-2021/).

«ИнваПрофи» конкурсына йомгак ясау барлык катнашучыларны чакырып, видеоконференция форматында планлаштырыла. Йомгаклар ясау датасы, вакыты турында мәгълүмат һәр катнашучыга өстәмә рәвештә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International