Мөслим интернат-йортында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чаралар дәвам итә

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

5 октябрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм кәефе хөкем сөрде. Социаль хезмәт алучыларга сәламәтлек һәм актив озын гомер теләргә ТР Мөслим районы буенча РФ Пенсия фонды бүлеге начальнигы Ф. У. Ганиева һәм Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе рәисе Р. М. Шәрипов килде.

Рөстәм Мирзагали улы интернат-йортта яшәүчеләрне районның һәм республиканың соңгы вакыйгалары һәм яңалыклары белән таныштырды. Фәридә Урман кызы пенсия системасындагы барлык яңалыклар һәм үзгәрешләр турында сөйләде. Очрашу ахырында Пенсионерлар берлеге вәкиле барысына да музыкаль бүләк ясады – гармунда татар халык җырларын башкарды, ә өлкәннәр шатланып кушылып җырладылар. Шулай ук кунаклар бүләкләр һәм чәйгә күчтәнәчләр дә алып килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International