Зәй районында яңа гаиләдә яшәүче бабайның хәлен белештеләр

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

5 октябрь көнне Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина һәм «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаиләгә бардылар. Әле 2018 елда ук Салихҗан Баттал улы Гыйльфанов Алсу Таһир кызы Гыйниятуллина һәм аның якыннарының йөзендә тулы канлы гаиләгә ия булды.

Гыйниятуллиннар гаиләсендә Салихҗан абый үзен бик уңайлы хис итә. Аны кайгыртучанлык, игътибар белән әйләндереп алганнар, аерым бүлмә биргәннәр. Ул бу гаиләдә әти һәм бабайны алыштырган. Һәрвакыт түземсезлек белән Салихҗан абый ял көннәрен көтә, чөнки өйдә бөтен гаилә җыела.

Татарстан Республикасында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» дигән стационар алыштыручы технологияне гамәлгә ашыру ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга яңа гаилә табарга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International