5 нче октябрь көнне Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Анда түбәндәге оешмалар катнашты: «Уютный дом» ИК» ҖЧҖ, «Ресурс плюс» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «Ак Барс Страхование» ҖЧҖ, ШЭ Исмагилов Р. Б. («Мойдодыр» ҖЧҖ), «Башнефть» ҖЧҖ, «Чистопольская-34» ТМШ, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча буш эш урыннары тәкъдим ителде: ЮХИДИ транспорт чаралары белән тәэмин итү бүлеге инженеры, техник бүлек инженеры, гражданнар оборонасы буенча инженер, эксплуатация һәм юл хәрәкәте иминлеге бүлеге механигы, автотранспортны ремонтлау буенча остаханә начальнигы, иминият агенты, контакт үзәге операторы, диспетчер, сәүдә залы администраторы, кассир, машина юучы, автомобиль йөртүче, буяучы, слесарь, җыештыручы, ишегалды җыештыручы һ. б.
Вакансияләр ярминкәсендә 193 кеше булды. Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Эш эзләүче буларак исәптә торучы 26 кеше эшкә юллама алды.