Югары Осланда алимент йөкләмәләре буенча бердәм кабул итү көне узды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Кичә Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.

Кабул итүне «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсульты В. В. Данилов, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А. Р. Габдрахманова, башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы баш белгече С. Н. Сураева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Э. Р. Сафиуллина алып бардылар.

Хокукый ярдәм сорап 2 балигъ булмаган бала тәрбияләүче бер гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр тарафыннан мөрәҗәгать нигезендә тәкъдимнәр бирелде һәм балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International