Зәй муниципаль районында 2021 елның көзге-кышкы чорында балигъ булмаган балалары булган гаиләләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара бурычларны хәл итү дәвам итә.
6 октябрьдә Зәй «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлеге идарәсе бүлеге инспекторлары З. Т. Ризванова һәм Л. В. Писарева социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, шулай ук күп балалы гаиләләргә барып кайттылар.
Чыгуның максаты – автоном янгын хәбәрчеләренең, электр үткәргечләрнең торышын тикшерү, газ плитәләренә техник хезмәт күрсәтү.
Рейд барышында гаиләләр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде, янгынга каршы датчикларны эксплуатацияләү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр бирелде, шулай ук йортта янгын барлыкка килүнең төп сәбәпләре җиткерелде һәм көнкүрештә куркынычсыз яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.
Барлык гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында белешмәлекләр таратылды.