Татарстан моношәһәрләрендәге эшсезлек дәрәҗәсе турында

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 332 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 9 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яшел Үзән һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 6 октябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 415 һәм 216 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Алабуга (+2), Менделеевск (+3) һәм Түбән Кама (+1) шәһәрләрендә күзәтелә.

Кама Аланында бу атна эчендә хәл үзгәрмәгән, анда элеккегечә 169 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International