«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә рәсем ясауның яңа төре белән таныштылар

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

6 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар рәсем ясауның яңа төре – яфракка буяу төшереп ясау белән таныштылар.

Яфраклардан ясалган рәсем гадәти булмаган техникаларга карый, башкарылган эшләр һәрвакыт кызыклы һәм креатив күренә. Чара башында көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар рәсем ясауның яңа төре турында белделәр. Алга таба композиция уйлап таптылар, ә аннары яфракка буяу буядылар һәм аны кәгазьгә төшерделәр. Буяуны бөтен биткә төшерү мөһим, аерым игътибарны яфракның сабагына бирергә кирәк. Дәрес барышында кызыклы композицияләр килеп чыкты, хәтта рәсем ясарга яратмаган кешеләр дә кызыксындылар.

Чарада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International