5 нче октябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршындагы мәйданда пенсия алды яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Ярминкәдә 8 эш бирүче катнашты: «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «Майский» СК ҖЧҖ, «Школьное питание» ҖЧҖ, МББУ «ТР ЯҮМР 14 нче номерлы лицее», МББУ «ТР ЯҮМР аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 11 нче номерлы УББМ», «Йомшак контейнерлар фабрикасы» ҖЧҖ, шәхси эшмәкәр Якупов А.Ф. һәм «Итле Китчен» ҖЧҖ.
Эш бирүчеләр тарафыннан 26 вакансия тәкъдим ителгән иде: электр һәм автоарба йөртүче, ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, савыт-саба юучы, кухня эшчесе, яшел хуҗалык эшчесе, пешекче, тегүче, тукучы, экструдер машинисты һ. б.
Чара күрсәткәнчә, эш бирүчеләр 55 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне эшкә алырга әзер. Әгәр кешедә эш тәҗрибәсе юк икән, ул уку уза.
Вакансияләр ярминкәсендә 41 кеше булды. Алар – эшсез һәм эш эзләүче гражданнар. Алга таба эшкә урнашу өчен 8 юллама бирелде.
Килүчеләргә эш бирүчеләр белән әңгәмә узарга һәм булган вакансияләр урынына үз кандидатураларын тәкъдим итәргә, эш бирүчеләр тәкъдим иткән буш эш урыннары турында мәгълүмат белән танышырга мөмкин булды. Яшел Үзән сәламәтлек үзәге белгечләре артериаль кан басымын үлчәү буенча медицина хезмәте күрсәттеләр.
Гражданнарга консультация бирү өчен махсуслаштырылган ярминкәгә социаль яклау бүлеге, пенсия фондының клиентлар хезмәте һәм дәүләт статистикасы хезмәте белгечләре чакырылган иде. Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү белән оештырылды һәм үткәрелде.