«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы чираттагы очрашу уздырды. Биш йөкле хатын-кыз катнашкан әлеге чара булачак ананың психогигиенасы күнекмәләрен формалаштыруга багышланган иде.
Интерактив тренинг режимында катнашучылар йөкле хатын-кызның психогигиенасы үзенчәлекләре белән таныштылар. Розенцвейг тестына таянып, йөкле хатын-кызның стресс һәм конфликтлы хәлләрдә үз-үзен тотышы анализланды, булачак әниләрнең позитив коммуникация күнекмәләре формалашты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге методика «Иматон» фәнни-җитештерү предприятиесендә «Ата-ана булу бәхете» проектын тормышка ашыру өчен Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды акчасына сатып алынган иде.
