Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Без төрле, әмма без бергә» дигән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес барышында балигъ булмаганнар башка балалар белән аралашуда һәм уртак эшчәнлектә нинди авырлыклар белән очрашуларын, конфликтлар килеп чыкканда нинди үз-үзеңне тоту стратегияләрен сайлавын сөйләделәр. Максатка ирешүнең иң популяр модельләрен аңлау максатыннан психолог катнашучылар белән психологик уен үткәрде. Уен киңлеге кысаларында балалар үз персонажлары аша үз ресурсларын күрергә, аларны кулланырга һәм кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын эзләргә өйрәнделәр.
Ахырда катнашучылар үз тәэсирләре, үзләре һәм коммуникация ысуллары турында яңа белемнәре белән уртаклаштылар. Дәрес үз-үзеңә ышанычны үстерүгә, психологик яклау системасын ныгытуга, балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тотышы репертуарын киңәйтүгә ярдәм итте.