ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 15 октябренә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 6 843 гариза бирелгән. Укуга 3 233 татарстанлы кереште.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

15 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара ак кул таягы көне кысаларында Министрлык карамагындагы социаль яклау учреждениеләрендә төрле тематик чаралар узды.

«Бөреле» ЯАҖ 17 хезмәткәр алдындагы гомуми 368,5 мең сумлык бурычын түләде.

Татарстан Республикасының мәшгульлек хезмәте органнары билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыралар. Декрет ялында булган хатын-кызлар «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында укый ала.

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

Казандагы «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әтиләр көненә багышланган чаралар узды.


16
октябрь, 2021 ел
шимбә

Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә аталыкның әһәмиятен арттыру максатларында Россия Федерациясе Президенты указы белән 2021 елда беренче тапкыр Әтиләр көне билгеләп үтелә. Яңа дата октябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә.


15
октябрь, 2021 ел
җомга

2019-2021 елларга Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар планын үтәү йөзеннән, 2 августтан 14 октябрьгә кадәр «Сиделка (карау буенча ярдәмче)» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри укыту уздырылды.

Бүген, Халыкара ак кул таягы көнендә, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре «Күңел яктысы караңгылыкны таратыр» дип исемләнгән тематик чара уздырдылар. Социаль хезмәт алучылар әлеге датаның килеп чыгу тарихы турында белделәр, шигырьләр тыңладылар, гадәти булмаган уеннар уйнадылар, күзләр өчен гимнастика ясадылар.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мошенниклык» дигән чара узды. Анда биш социаль хезмәт алучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International