Җәлил интернат-йортында игелек атнасы узды

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көзге игелек атнасы» акциясе узды. Учреждение белгечләре төрле комплекслы дәресләр үткәрделәр, аларда интернат-йорт карамагындагылар һәм хезмәткәрләр актив катнашты.

«Иҗат остаханәсе» һәм «Китап сөючеләр» түгәрәкләрендә катнашучылар, хезмәт буенча инструктор Зөлфирә Госманова һәм мәдәни ялны оештыручы Илгизә Сәлахова җитәкчелегендә, игелек, игелекле эшләр һәм гамәлләр турында кул эшләнмәләре һәм әсәрләр күргәзмәсе оештырдылар. Җәлил бистәсе балалар сәнгать мәктәбенең «Сәнгать волонтерлары» төркеме социаль хезмәт алучыларга төрле техникаларда башкарылган рәсемнәр бүләк итте.

Игелек атнасы кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International