Тәтеш районында сигнал карталары буенча эш дәвам итә

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

18 октябрь көнне Тәтеш муниципаль районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасы аша килеп ирешкән дүрт сигнал картасын карау кертелгән иде.

Шулай ук очрашу кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган ике гаилә белән индивидуаль тернәкләндерү программасын төп этапта тормышка ашыру кысаларында эш нәтиҗәләрен карадылар. Профилактика системасы субъекты вәкиле ведомство контролендә торучы балигъ булмаганнар белән алып барыла торган эш турында доклад белән чыгыш ясады.

Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International