Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы хәл турында

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республикада уртача 2021 елның июль-сентябрь айларында 15 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк эшче көчләр саны 2 037,4 мең кеше тәшкил иткән, аларның 1 985,1 мең кеше икътисадта мәшгульләр, 52,3 мең кеше, яки 2,6 %, эшсезләр.

Агымдагы елның 9 аенда мәшгульлек хезмәте органнарына төрле мәсьәләләр буенча 98,1 мең кеше мөрәҗәгать иткән, эш эзләүчеләр сыйфатында 74,1 мең татарстанлы исәпкә алынган. Әлеге чорда 48,1 мең кеше эш белән тәэмин ителгән, шуларның 34,1 меңе эшсез гражданнар.

19 нчы октябрьгә республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,76 % тәшкил итә. Баулы (1,09 %), Нурлат (0,89 %) һәм Кама Тамагы (0,86 %) муниципаль районнарында, Казан шәһәрендә (1,16 %) эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән югары. Актаныш (0,17 %), Минзәлә (0,24 %), Буа (0,25 %) һәм Алексеевск (0,27 %) муниципаль районнарында – республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк.

2021 ел башы белән чагыштырганда, эшсезләр составында үз теләкләре белән эштән киткән гражданнар саны бераз арткан – 70,3 %. Азат ителү сәбәпле эштән киткән гражданнар саны 8 % тәшкил итә.

Эшсезләр составында беренче тапкыр эш эзләүче гражданнар саны кимегән – 9 %. 2021 елның 1 гыйнварына бу күрсәткеч 19,4 % тәшкил итә иде.

Бүгенге көндә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына хәбәр ителгән кадрларга ихтыяҗ 51,3 мең берәмлек тәшкил итә. Иң күп вакансияләр җитештерүдә (40 %, яки 20,6 мең эш урыны), төзелеш һәм күчемсез милек (10 %, яки 4,8 мең эш урыны), транспорт (6 %, яки 3,1 мең эш урыны) өлкәсендә, консалтингта (6 %, яки 3 мең эш урыны) теркәлгән.

19 нчы октябрьгә эшсезләр саны 15 397 кеше тәшкил итә, бу агымдагы елның 1 нче гыйнварына караганда 23 254 кешегә кимрәк. Иң күп эшсезләр Казанда (7 428), Яр Чаллыда (1 282), Түбән Кама (1 049) һәм Әлмәт районында (896) теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International