«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 19 октябрьдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы яшүсмерләр белән тренинг дәресләре үткәрде. Шәпше урта мәктәбендә узган чараларда 20 балигъ булмаган бала катнашты.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече балаларга психологик яктан сәламәт кешенең нинди булуы, нинди шәхеснең гармонияле дип атаулары турында сөйләде. Төркемле эш вакытында балалар үзләренең психологик халәтенә уңай йогынты ясарга өйрәнделәр: ләззәт копилкаларын булдырдылар, үз хис-тойгыларын күрсәтергә өйрәнделәр. Шулай ук катнашучылар Розенцвейг тесты буенча конфликтлы һәм стресслы хәлләрдә үз-үзеңне тотуның нәтиҗәле стратегияләрен дә өйрәнделәр. Әлеге методика Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» проектын тормышка ашыру өчен акча хисабына сатып алынды.
Очрашу ахырында укучыларга балалар ышаныч телефоны һәм аның эш принциплары турында сөйләделәр. Барлык яшүсмерләр дә психологик ярдәм хезмәте номеры язылган ручкалар алдылар.