Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безгә еллар куркыныч түгел, күңел генә яшь булсын!» дигән проектны тормышка ашыру дәвам итә. Шушы көннәрдә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече өйдә индивидуаль дәвалау-профилактик дәрес үткәрде. Өлкән кеше белән эшләүдә тоз лампасы кулланылды.
Чара социаль хезмәт алучының психик һәм физик сәламәтлеген саклауга, картаю процессын кисәтүгә һәм акрынайтуга юнәлдерелгән. Дәрестә белгеч лампаның кеше организмына ничек тәэсир итүе турында сөйләде, шулай ук аны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Тоз лампасы сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый: иммунитетны ныгыта, респиратор авырулар, аллергия, ревматизм, кан тамырлары авырулары белән көрәшергә ярдәм итә, шулай ук кәефне яхшырта, тормыш тонусын арттыра һәм тынычландыра.
Социаль хезмәтләр алучы өлкәннәргә карата игътибар һәм кайгырту өчен комплекслы үзәк хезмәткәренә рәхмәт белдерде.