Кичә, 19 октябрьдә, Биектау районы Шәпше урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән дәрес узды. Аны «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече уздырды.
Дәрестә 30 яшүсмер катнашты. Алар үзләренең хокуклары турында белемнәре белән уртаклаштылар, Россия Федерациясе Конституциясе, РФ Гаилә кодексы һәм Бала хокуклары турында конвенция белән таныштылар. Яшүсмерләр баланың хокуклары һәм бурычлары туганнан ук башлануын белделәр.
Чараның ахырында укучыларга балалар ышаныч телефоны эше турында сөйләделәр, ярдәм хезмәте телефоны номеры язылган ручкалар тараттылар.