ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Габдрахмановлар һәм Әминевлар гаиләсендә Әниләр көне алдыннан булып кайтты.

23 ноябрь көнне Түбән Кама районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренә өлкән яшьтәге кешеләрне карауның төп принциплары һәм күнекмәләре буенча чираттагы укулар һәм консультация үткәрелде. Чараны социаль эш буенча белгеч Г. М. Сабирова үткәрде.

«Игелек юлы буйлап» клубы кысаларында Менделеевск районы «Өмет яры» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә менталь тайпылышлары булган инвалидлар белән дәресләр дәвам итә.

Кичә, 24 ноябрьдә, Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында министр Эльмира Зарипова «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды.

Социаль хезмәт алучылар белән социаль-педагогик тернәкләндерү эшендә Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында китап терапиясе уңышлы кулланыла. Аның бер юнәлеше – «Өйдәге китапханә» программасы. Ул авыл китапханәсе белән берлектә эшләүдән гыйбарәт.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә арт-терапия дәресләрендә яңа юнәлеш – үтә күренмәле мольбертта рәсем ясау актив кертелә.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында шушы көннәрдә Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Алтын каләм» дигән төркемле дәрес уздырды. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар катнашты.

Яшь белгечләргә торак шартларын яхшырту буенча Татарстан Республикасында гамәлдә булган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында 30 ноябрьдә #ТРЯшьләренәТорак туры эфиры булачак.

22 ноябрь көнне Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Казан дәүләт энергетика университетының «Игелек энергиясе» студентлар хәрәкәте волонтерлары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаганнар өчен интеллектуаль турнир оештырдылар.

22 ноябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт алучылар өчен «Кечкенә кеше эзләре буйлап» дигән танып-белү дәресе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International