ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Татарстанда 2022 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү дәвам итә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

20 елдан артык ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу – хатын-кызның мактаулы хезмәтен, ана булу һәм бала тәрбияләү бәхетен данлаучы бәйрәм.

Җылыту чоры башлану белән халык җылыту приборларын, шулай ук гражданнар еш кына торакларны җылыту өчен куллана торган газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында янгын чыгу куркынычы арта. Балигъ булмаган затлардан тыш, аеруча куркыныч төркеменә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар керә.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру дәвам итә. Системаның төп максаты – тәрбиягә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга уңайлы шартларда баланслы социаль хезмәт һәм медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук аларның якыннарына ярдәм итү.

Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эше дәвам итә. Анда алган белем һәм күнекмәләр өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Татарстанның алтын гасыры» дигән мастер-класс үткәрде. 7 нче социаль участокта узган чарада 19 балигъ булмаган бала катнашты. Очрашуның максаты – татар халкының мәдәнияте белән кызыксынуны, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Әниләр көне алдыннан Буа районы «Гармония» комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән крючок белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр.

24 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова, президент фонды грантына шәһәр балалар китапханәсе тарафыннан тормышка ашырыла торган «Социаль актив» проектына партнерлык ярдәме кысаларында, чара уздырда. Аның максаты гаиләдәге бәйле мөнәсәбәтләрне профилактикалау иде.

24 ноябрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган тематик дәрес узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International