Яшел Үзән шәһәренең «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге – республикабызның үрнәк тернәкләндерү үзәкләренең берсе. Үзәкнең структурасы социаль-медицина тернәкләндерү һәм социаль адаптация бүлекләре тарафыннан тәкъдим ителгән.
21 ноябрьдә Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков өлкән мәктәп яшендәге балалар белән финанс грамоталылыгы буенча эшлекле уен үткәрде. Чара балаларны шәхси финанс планлаштыру нигезләренә өйрәтүгә һәм финанслар белән эш итүнең гамәли күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
2021 елның 24 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 13 123 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 764 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,65 % тәшкил итә.
22 нче ноябрь көнне Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Айрат Галеев «Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә мөһим» дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 213 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 20 кешегә кимрәк.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» программасы буенча чираттагы дәрес уздырдылар.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Лилия Ещева тренинг элементлары белән «Без сайлый торган юллар» дәресе үткәрде.
23 ноябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә танып-белү чарасы үткәрелде. Аны тәрбияче А. М. Трофимова оештырды.
Шушы көннәрдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова Әниләр көненә багышланган ачык дәрес үткәрде. Ул тәрбияләнүчеләрдә әниләргә карата кайгыртучан, нәзакәтле, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокларның берсендә тематик чара уздырды.