«Шәфкать» үзәге социаль хезмәткәрләре өлкәннәрне карау күнекмәләренә өйрәнә

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

23 ноябрь көнне Түбән Кама районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренә өлкән яшьтәге кешеләрне карауның төп принциплары һәм күнекмәләре буенча чираттагы укулар һәм консультация үткәрелде. Чараны социаль эш буенча белгеч Г. М. Сабирова үткәрде.

Һәр өлкән яшьтәге кеше индивидуаль карашка мохтаҗ. Бу кайгырту социаль хезмәткәр җилкәсенә төшә.

Укулар кысаларында катнашучыларны өлкән кешеләрнең сәламәтлек төркемнәре буенча көн саен үткәрергә кирәк булган төп социаль-тернәкләндерү чаралары белән таныштырдылар. Теоретик материалны төрле ярдәмче җайланмалар белән ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International