Кичә, 24 ноябрьдә, Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында министр Эльмира Зарипова «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды. Ведомство башлыгы приютта тормышка ашырыла торган социаль хезмәтләрнең сыйфаты белән танышты. Шулай ук Э. Ә. Зарипова социаль учреждениедә тәрбияләнүчеләр белән дә аралашты.
Аннары министр гражданнарны кабул итте. Татарстанлыларны борчыган барлык сорауларга да ул җентекле аңлатмалар бирде.