«Астра» да яңа эш юнәлеше кертелә

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә арт-терапия дәресләрендә яңа юнәлеш – үтә күренмәле мольбертта рәсем ясау актив кертелә.

Балалар хезмәт буенча инструктор Алина Миноваровна белән бергә иҗади процесска бик теләп кушылалар. Алар үз иҗат җимешләрен куанып ясыйлар. Пыяла буенча рәсем ясау танып-белү һәм эмоциональ-ихтыяр өлкәсе, игътибар үсешенә ярдәм итә, вак моториканы, күрү-хәрәкәт координациясен үстерә. Балаларда картиналар ясау процессында әйләнә-тирә дөньяны танып белүнең нәтиҗәле ысулы булып торган караш актив үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International