Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында шушы көннәрдә Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Алтын каләм» дигән төркемле дәрес уздырды. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар катнашты.
Дәреснең максатлары: балаларны рухи традицияләргә һәм мәдәнияткә җәлеп итү, әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләү, күзаллауларны киңәйтү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Интерактив әңгәмә барышында яшүсмерләр язуның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Иҗади бирем яшүсмерләрдә аерым кызыксыну уятты, ул бер-берсенә хат язу белән тәмамланды.
Дәрес яшүсмерләрнең күзаллауларын киңәйтү, социализация авырлыкларын җиңеп чыгу, дөнья белән аралашуның виртуаль булмаган формаларына игътибар җәлеп итү мөмкинлеге бирде.