Социаль хезмәт алучылар белән социаль-педагогик тернәкләндерү эшендә Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында китап терапиясе уңышлы кулланыла. Аның бер юнәлеше – «Өйдәге китапханә» программасы. Ул авыл китапханәсе белән берлектә эшләүдән гыйбарәт.
Әйдәп баручы китапханәче Елена Погодина, аларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, укучыларга даими рәвештә яңа сәнгать әсәрләре китереп тора. Китап сөючеләрнең берсе – Лидия Николаевна, ул кискен сюжетлы детективларны өстен күрә.